Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фатыйх Сибагатуллин турында: Табынга Татарстан икмәге чыгарган, сөт җитештерүен арттырган

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллинның хәтер кичәсен уздыруга багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе, журналист Гөлназ Шәйхи дә чыгыш ясады. Ул аңа багышланган китапны басмаханәгә бастырырга бирер алдыннан барлаган хатирәләрне искә алды.

  • Фатыйх Сибагатуллин – күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе», «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры.

«Әгъзам Саматович (ТР муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе – Т-и искәрмәсе) сөйләгән иде. Фатыйх Сибагатуллинны Авыл хуҗалыгы министры итеп куйганнан соң, Минтимер Шәймиев әйткән: «Фатыйх Сәүбәнович, никадәр күп иттереп бодай үстерәбез, әмма, үзебезнең бодайдан пешерелгән икмәкне пешерә алганыбыз юк. Чөнки без иккән бодай терлек азыгына китә, нишләп без аны ипи салу өчен яраклы итеп үстерәлмибез? Сәбәп нәрсәдә, шуны уйлагыз, табыннарда үзебезнең икмәк булырга тиеш», – дип сөйләде Гөлназ Шәйхи.

Икенче елга ук исә Татарстан басуларында үстерелгән игеннән булган икмәк өстәлгә куелган.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Фатыйх Сәүбәновичның бу бик зур хезмәтләренең берсе – без бүгенге көндә дә үзебезнең оннан пешерелгән икмәкне ашыйбыз. Икенчесе: без дә балачакта чөгендер басулары утадык. Фатыйх Сәүбәнович министр булып килү белән Татарстанның чөгендер басуларында бу эшкә нокта куела, район һәм авыл халкының яшәеш-көнкүреше җиңеләя. Өченчесе – ул республикага токымлы терлек кертә һәм сөт җитештерү күләме төбәктә арта, алдынгылар сафында булдык. Һәм мондый аның хезмәтләре бик күп, алар китапта язылган», – дип ассызыклады спикер.

Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә багышланган төрле чаралар, шул исәптән үзе атлар яраткан кеше булгач – атлар чабышы, аның исемендәге милли көрәш ярышлары уздырыла. Тормыш иптәше Рәдифә Сибагатуллина билгеләп үткәнчә, аларның гаиләсе якын кешеләренең исемен мәңгеләштерүдә күрсәткән һәръяклап ярдәм өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәткә рәхмәтле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *