Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бөгелмәдә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале җиңүчеләре билгеле булды

Кичә Бөгелмәдә «Милли моң» дип исемләнгән Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды. Ул 10 нчы тапкыр үткәрелде. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елына һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елына, шулай ук һиҗри исәп буенча Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгына багышлап уздырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырды.

Әлеге чара күркәм гадәт буенча Коръән аятьләре уку белән башланып китте.

Фестивальгә шәрәфле кунаклар буларак Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөгелмә муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов килде.

Татарстан Республикасы мөфтие исеменнән фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән ТР мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов мөрәҗәгать итте. Ул әлеге чараны оештыруга керткән хезмәтләре өчен Бөгелмә Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Регина Нәҗмиевага һәм волонтёр Лилия Бакановага рәхмәт хатлары тапшырды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Дамир Фәттахов исеменнән барлык катнашучыларны аның урынбасары Фәнис Мөхәммәтов сәламләде.

Татар мәдәнияте үзәге залында узган фестивальгә 250гә якын талантлы мөнәҗәт башкаручы җыелды. Әлеге проектның географиясе елдан-ел киңәя бара: быел катнашучылар Чиләбе, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан, Магнитогорск, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләреннән, Лениногорск, Биектау, Яңа Чишмә, Чистай, Баулы, Сарман, Кукмара, Ютазы, Мөслим, Чирмешән, Теләче, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарыннан килде.

Бәйгедә катнашучыларның иҗади чыгышларын Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева, Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты, Казаннең «Мөнбәр» театры җитәкчесе Ильяс Халиков, нәшидлар һәм мөнәҗәтләр башкаручы, «Татар азаны» бәйгесе җиңүчесе, «Манзара» премиясе иясе, Россиякүләм һәм халыкара конкурслар лауреаты Динар Шәймәрданов, һөнәри, халыкара, республикакүләм һәм төбәкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты Римма Кадыйровадан торган жюри бәяләде.

Бәйге ике номинациядә үтте: «Соло» һәм «Ансамбльләр». «Соло» номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә бүленде: кече (7-12 яшь), урта (13-17 яшь) һәм өлкән (18 яшьтән өлкәнрәк). «Ансамбльләр» номинациясе ике төркемнән торды: кече (мәктәп яшендәге балалар) һәм өлкәннәр. Жюри катнашучыларның башкару осталыгына, образлы эчтәлекне хис белән тапшыруга, төгәл дикциягә, ачык аһәңгә, интонациягә һәм тышкы кыяфәткә игътибар итте. Костюмнар һәр кешенең зәвыгына, күңел халәтенә туры килерлек булды: ул мөнәҗәт башкаручыларга үзенә бер ямь биреп торды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *