Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балаларның теләкләрен тормышка ашырачак
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында балаларның теләкләрен тормышка ашырачак. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.
Лисичанскта яшәүче 8 яшьлек Алена Казанга килә алачак, 13 яшьлек Елизаветага гитара бүләк итәчәкләр, ә 6 яшьлек Илданга мольберт алып бирәчәкләр.
Акция традицион рәвештә Яңа ел алдыннан уза. Анда авыр тормыш хәлендә булган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге кызлар һәм малайлар, шулай ук махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең балалары катнаша. Һәр бала үзенең Яңа ел теләген язып, чыршыга шар элә.