Казан аэропортында рейслар кабул итү һәм җибәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелде
Бүген 10:31 сәгатьтә Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы территориясендә Мәскәү вакыты буенча 01:40 сәгатьтән 10:09 сәгатькә кадәр пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды.