Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма җитәкчеләре утырышында: Эшегез хәйран катлаулы
Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин да чыгыш ясады. Ул милли оешма җитәкчеләренең эшен югары бәяләде.
«Сезне Татарстан Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты исеменнән сәламлим. Эшегез хәйран катлаулы, чөнки иҗтмагый эшчәнлек өчен түләнми. Бигрәк тә күбрәк күңел сафлыгын, берникадәр үҗәтлекне таләп итә торган хезмәт. Һәрвакыт уңай караш та булмыйдыр. Шуңа күрә эшегез моңарчы кебек уңышлы гына дәвам итсен», – дип белдерде һәм Россия Федерациясенең яңа расланган Милли стратегиясенең яңалыклары белән таныштырды.
Ул, Милли стратегия Россия Президенты Владимир Путин указы белән расланганын да әйтеп үтте.
Алга таба конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, район һәм шәһәрләрнең никадәр милли-иҗтимагый тормышта актив булуына да күзәтү ясады һәм сүлпән эшләгәннәрне яңа проектлар булдырырга өндәде.
Шулай ук киңәшмә вакытында районнардагы хәләл кафелар, сату нокталары темасы күтәрелде. Бу уңайдан ТР Диния нәзарәте тарафыннан чыгышлар да булды.
- Киңәшмә эшен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов алып барды.