Түбән Кама районында Казан – Оренбург автомобиль юлында үлемгә китергән юл һәлакәте булды
Кичә Татарстан Республикасының Түбән Кама районында Казан – Оренбург автомобиль юлында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды.
Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Volkswagen Polo автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл читендә торган прицеплы DAF йөк машинасына бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең 44 яшьлек пассажиры вакыйга урынында ук вафат булган. Фаҗига сәбәпләрен автоинспекторлар ачыклый.