Табиб: Россиядә грипп белән авыручылар саны Яңа ел каникулларыннан соң артачак
Россиядә гриппның «Гонконг штаммы» дип аталган яңа төре белән авыруның иң югары ноктасын Яңа ел каникулларыннан соң көтәргә була, инкубация чоры ике-өч көн дәвам итә. Бу хакта РИА Новостига танылган эксперт-вирусолог Фабрицио Прельяско хәбәр иткән.
«Бәйрәмнәр чоры вируслар өчен җиңеләйтүче фактор булып тора. Сәфәрләр, туганнар белән аралашу катализаторга әверелә, һәм нәтиҗәләрне соңыннан күрергә мөмкин. Әгәр каникулларга мәктәпләр ябылса, пик уку башланганнан соң булачак», - дип белдерде эксперт.
Аның сүзләренчә, йоктыру ысулы чылбыр характерында, бигрәк тә гаилә даирәсендә,