Академик Онищенко Россиядә беренче баланы уртача ничә яшьтә табуларын атады
Россиядә хатын-кызлар беренче баласын якынча 31 яшьтә таба. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко хәбәр итте.
«Бездә беренче баланы якынча 31 яшьтә табалар. Европада гомумән 32-34 яшь дип үзебезне юатабыз. Ләкин бу безгә җиңел түгел, без үз акылыбыз белән яшәргә тиеш», – диде ул ТАСС белән әңгәмәдә.
Моннан тыш, Онищенко билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм төбәкләр күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен күп эшләр башкара. Туучылар саны буенча илдә Дагыстан, Ингушетия һәм Мәскәү лидерлар булып тора.
Элегрәк «Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов «Татар-информ» белән әңгәмәдә хәбәр иткәнчә, хәзер бала табуны модалы итү кыен. Ул яшьләрне тәрбияләүдә өлкән буын вәкилләренең мөһим ролен билгеләп үтте, ә ата-аналарга балалары белән күбрәк аралашырга, алар өчен һәрнәрсәдә уңай үрнәк булырга киңәш итте.