Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җәлил хәзрәт: Яңа елны Коръән укып, хәләл табын әзерләп каршылаудан куркырга кирәк түгел

«Без үзебез Яңа елны каршыламыйбыз, беркайчан да каршыламадык, ул гадәткә кергән инде. Ләкин каршылаган кешегә сүз әйтмибез. Яңа елны гына түгел, теләсә кайсы бәйрәмне өстәлгә хәмер куеп үткәрү дөрес түгел. Ә Коръән укып, вәгазь сөйләп, хәләл табын әзерлисең икән, куркырга кирәк түгел. Төп бәла – харам ризыкта, харам эчемлектә. Матур, хәләл өстәл ясап, туганнарың белән җыелып утыруда нинди куркыныч бар?

Габделхак хәзрәт Саматов әйтә иде: «Без, табын ясап, матур итеп утыра торган идек. Иске ел беткәндә, арабыздагы иң карт кеше Коръән укый, ә Яңа елга чыккач – иң яшебез укый. Шулай бер-беребезне котлый торган идек», – дип. Менә шулай котлашып, 1-2 рәкәгать намаз укып куюның нәрсәсеннән куркасың?!

Менә «Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үтә икән» дигән сүз бар бит инде, әйеме. Ел буе «ирем эчә» дип зарланып йөргән хатын, аракы куеп табын ясый да, иренә аракы эчертә. Бу – тагын ел буе айнымасын, махмырдан тилмерсен, дигән сүз инде. Бу – тилелекнең теге ягы!

Безнең җәмгыятьнең бөтен бәласе – хәмердә. Балаларыбыз тәртипле булсын, дибез, үзебез, өстәлгә хәмер куеп, Яңа ел каршылыйбыз. Ел буе тәртипсезлек дәвам итсен, дигән ният белән ясыйбыз табынны. «Яңа елны ничек каршыласаң – шулай үтә» булгач, әйдәгез, бер-беребезгә матур теләкләр телик, өстәлгә аракы куймыйк. Аракы дигән афәт – бозыклыкның анасы.

Котларга ярамый, дип сөйләүләре дә – тилелекнең бер чиге, дигән шикелле…Ә менә болай хәмер, харам куйган җирдә теләкләр дә кабул булмый. Андый өстәл артында теләк теләү – бер файдасыз. Шуңа да, менә болай итеп каршылау, бәйрәм итү – бернинди кысаларга да сыймый. Акыллы кеше моны эшләргә тиеш түгел. Аракы белән быкырдап, сүгенеп… Бөтен бозыклыгы бәйрәмдә чыга бит аның. Янгыны, үлеме…

Аннан, гомер кыска, беребезнең дә үләсе килми, шулай бит? Ә туган көн саен, Яңа ел саен кешенең гомере кыскара, үлеме якыная. Елга 2 тапкыр «Аллаһка шөкер, үләбез, әҗәлебезгә якынаябыз» дип бәйрәм итәбез! 31 декабрь көнне Коръән укып, үткәннәргә хисап ясап, тәүбә кылып, «киләсе елны хәерле ит, гөнаһларымнан арала» дип дога кылып каршылау – икенче нәрсә», – ди ул.

Җәлил хәзрәт Фазлыев белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.

  • Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Яңа ел белән котлау – алдагы 365 көнең матур булсын, дип теләү ул»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *