Чистайда елның иң яхшы педагоглары исемнәрен атадылар
Чистайда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы «Статус» үзәгендә узды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.
Конкурсның муниципаль этабында өч номинация буенча 13 мәктәптән 14 педагог катнашты. Алар ачык дәресләр үткәрде, мастер-класслар күрсәтте, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, төрле проектлар тәкъдим иттеләр.
Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча «Ел укытучысы — 2026» конкурсында 3 нче гимназиянең туган (рус) теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Юдина җиңүче булды.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 1 нче мәктәпнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Сабитова җиңү яулады.
«Педагогик дебют» номинациясендә 2 нче лицейның физик культура укытучысы Валерия Фролова-Дрок җиңүче булды.
«Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» укыту фәне буенча җиңүне 4 нче мәктәпнең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Александр Николаев яулады.
Ул «Ел укытучысы» конкурсының республика этабында катнашты, диелә хәбәрдә.