Татарстанда яшәүчеләрнең кайсы категорияләрен эштә кыскарта алмыйлар
Кайбер очракларда эш бирүчеләр персонал санын оптимальләштерергә һәм кыскартулар үткәрергә мәҗбүр була. Әмма хезмәт кануннары кыскарту нигезендә эштән азат итәргә ярамый торган хезмәткәрләр категорияләрен билгели. Татарстанда кемнәрне кыскартырга ярамый — «Татар-информ» материалында.
Эш бирүче кемнәрне кыскарта алмый:
- йөклелек чорындагы хатын-кызларны;
- өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче хатын-кызларны;
- 14 яшькә җитмәгән баласын ялгыз тәрбияләүче аналарны яки 18 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүчеләрне;
- инвалид баланы ялгызы гына үстерүче ата яки ананы;
- 3 яшьтән кечерәк баласы булган ата-ананы, әмма бер шарт белән: гаиләдә 14 яшькә кадәрге өчтән артык бала тәрбияләнергә, шулай ук ата-аналарның берсе генә эшкә урнашкан булырга тиеш.
Моннан тыш, хезмәт җитештерүчәнлеге тигез булганда, эштән кыскарткан очракта түбәндәге категорияләргә өстенлекләр бирелә:
- инвалидлыгы булган хезмәткәрләргә;
- уйлап табучыларга;
- дәүләт серен белергә хакы булган хезмәткәрләргә;
- югары дәүләт бүләкләренә лаек булучыларга;
- ике һәм аннан да күбрәк кешене тәрбияләүчеләргә;
- әтисе армиядә хезмәт иткән очракта, бала тәрбияләүче анага;
- гаиләдә бердәнбер туендыручыга;
- производствода имгәнгән хезмәткәрләргә;
- эш бирүче өчен кирәкле программа буенча квалификациясен күтәрүчеләргә.