«Бердәмлек»: Уртак кыйммәтләребезне саклау һәм ныгыту мөһим
Самараның «Бердәмлек» газетасында Анна Князева, Залия Динмөхәммәтованың «Уртак кыйммәтләребезне саклау һәм ныгыту мөһим» дигән язмасы чыкты.
«Самарада «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында икенче мәртәбә «Берләшү ноктасы» дип аталган зур этноконфессиональ форум үтте. Чарада Самара өлкәсенең эре дини конфессияләре, региональ хакимият органнары вәкилләре, укытучылар, юристлар һәм җәмәгатьчеләр катнашты. Алар җәмгыять бердәмлеген ныгытуга, традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм арттыруга, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Бу темалар һәрвакытта да актуаль, ләкин бүген, махсус хәрби операция барганда һәм безнең гомум кабул ителгән кыйммәтләрне юк итәргә тырышучы Көнбатышның йогынтысына каршы торганда, алар тагын да ихтыяҗлырак.
Тормыш, дәрәҗә, нык гаилә, кешелеклелек һәм шәфкатьлелек, тарихи хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы, Россия халыкларының бердәмлеге һәм дуслыгы, иман – шушы кыйммәтләр өстендә без, динебезгә һәм милләтебезгә карамастан, һәрвакыт бергәләп эш итәргә тиешбез. Шуңа күрә төбәкнең барлык дини җәмгыятьләре әйдаманнары чараның пленар утырышында һәм түгәрәк өстәлләрендә бик теләп катнаштылар.
«Форум үзенең масштабларын киңәйтә, аның эшенә гаилә институтына һәм халыкларыбыз бердәмлегенә карата гомуми төшенчәләр белән берләшкән барлык Ибраһим диннәре вәкилләре җәлеп ителә», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Самара дини семинариясе ректоры Максим Кокарев.
Ә Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте вәкиле Ильяс хәзрәт Яруллин чарада катнашучыларны үзара мәдәни хезмәттәшлеккә чакырды һәм бүген, киң үсеш алган интернет чорында, моның өчен барлык мөмкинлекләр булуын ассызыклады.
Форумдагы төп дискуссияләрнең берсе «Дәүләтне ныгытуда халыкларның һәм диннәрнең роле» дип аталган иде. Әлеге түгәрәк өстәл эшендә катнашкан өлкә Евангелие чиркәүләре альянсы вәкиле Дмитрий Шкурко сүзләренчә, хәзерге көндә дин әһелләренең һәм мәхәллә кешеләренең мохтаҗларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга уртак ярдәм кылуы туганлык хисен тәрбияләүче иң мөһим «берләшү нокталарының» берсе булып тора. Һәм бу хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрү генә түгел, ә аларның гаиләләренә дә матди һәм рухи яктан булышу.
Әйтергә кирәк, махсус хәрби операция темасы чара барышында гел яңгырап торды».