Илгиз Зәйниев Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куя
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Туфан Миңнуллинның легендар моңсу комедиясе - «Әлдермештән Әлмәндәр»не куя. «Репетицияләрне башладым инде», – диде ул «Татар-информ» журналистына.
Илгиз Зәйниев Әлмәндәр роленә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллинны алган. Әҗәл ролен Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов башкарачак. Искәндәр ролендә – Олег Фазылҗанов.
Спектакльнең премьерасы апрель аенда булыр дип көтелә.
Режиссер әсәрне заманчалаштырырга планлаштырмый.
- Әлегә вакытта Рамил Төхвәтуллин Бохарада Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерә. Фильмның икенче өлеше Татарстанда төшереләчәк.
- Илгиз Зәйниев «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын «Әкият» курчак театрында да куйган иде. Ул әле дә театр репертуарында.