Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Александр Шадриков «ЭКОлидер» тантанасында: Биредә төрле һөнәр ияләре җыелды

Казанның «Пирамида» комплексында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы уздыра торган «ЭКОлидер» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләүдә министрлар һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

«Без лидерларны сайлап кына калмыйбыз, нәтиҗәләр дә ясыйбыз, бер-беребезгә уртак һәм иҗади эшебез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Биредә төрле һөнәр ияләре җыелды. Алар экологиягә сакчыл караш булдыруда, әйләнә-тирә мохитне саклауда лаеклы өлеш кертә, зур эш башкара. Экологияне саклау эшендә билгеле бер уңышлар бар, әмма камиллеккә чикләр юк. Без сезнең белән бергәләп тирә-якны чистарта, республикабыз гражданнарының иминлеген яхшырта алабыз. Үз мисалыбызда якыннарыбызга ничек карарга кирәклеген күрсәтәбез. Әмма иң мөһиме – бу өлкәдәге үсеш», – диде ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров исә «ЭКОлидер»ның никадәр әһәмиятле чара булуын искәртте.

«ЭКОлидер» – киләчәк генераторы һәм мөһим вакыйга. Ул экологик мохиткә сакчыл караш булдыруга, халыкта табигатьнең үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертә. Урман хуҗалыгы өчен роле әйтеп бетергесез. Без булачак урманчыларны мәктәп яшеннән үк тәрбиялибез. Мәктәп яны урманчылыклары бик тә уңышлы эшләп килә. Бу җәһәттән Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән дә тыгыз элемтәдә хезмәт куябыз. Алга таба да уңышлар дәвамлы булсын, исән-сау булыйк», – диде Кузюров.

Министр чыгышы вакытында елның-елында 5-6 мең гектар урман утыртылуын да әйтеп үтте.

  • Быел эколидерлар 20 номинация буенча 233 гариза юллаган. Иң күп гаризалар «Экологик белем» һәм «Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар» конкурс төркемнәрендә килгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *