Түбән Камада фейерверклар җибәрү өчен ике махсус мәйданчык оештырганнар
Түбән Камада фейерверклар җибәрү өчен ике махсус мәйданчык әзерләгәннәр. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев телеграм-каналында хәбәр итте.
Салютларны түбәндәге адреслардагы мәйданчыкларда җибәрергә мөмкин булачак:
- Химиклар проспекты (86нчы йорт каршында);
- Южная урамы, 4 («Магнит» кибете каршында).
«Билгеләнгән кагыйдәләрне үтәвегезне, игътибарлы һәм җаваплы булуыгызны сорыйм. Бәйрәмнәр күңелле, әмма имин, хәвеф-хәтәрләрсез узсын», - дип язган Беляев.
Исегезгә төшерик, 25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Аның нигезендә фейерверкларны махсус билгеләнгән урыннарда гына җибәрергә рөхсәт ителә.