Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ирада Әюпова 2026 елга планнары белән уртаклашты

Салих Сәйдәшев музеенда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпованың Казан журналистлары белән Яңа ел алды очрашуы үтте.

Татарстан Мәдәният министрлыгы башлыгы узган елның иң зур резонанс тудырган вакыйгасы дип Шүрәле, Су анасы һәм татар фольклорының башка персонажларына авторлык хокуклары мәсьәләсен хәл итүне атады. «Патент тролльләре» дип йөртелүчеләргә каршы көрәш 2024 елның ахырында башланган иде.

Татарстан Мәдәният министрлыгы Борынгы Биләр шәһәрлеге территориясенә зур өметләр баглый. Ведомство Биләрнең, шулай ук тагын ике борынгы булгар шәһәре — Жүкәтау һәм Суварның җәлеп итүчәнлеген арттырырга өметләнә.

«Минтимер Шәрип улы [Шәймиев] ярдәмендә без Болгар мәсьәләсен хәл итә алдык, һәм бүген ул — дөньякүләм танылган хәзинә. Без алга таба да бара алырбыз дип өметләнәм», — дип аңлатты министр.

Килсе елда «Авыл мәдәният хезмәткәрләре» программасы киңәйтеләчәк — анда 50 кеше катнашачак. Бу программа Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2025 елда башлап җибәрелгән иде. Аның кысаларында китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, иҗат коллективлары җитәкчеләре, мәдәният йортлары белгечләре һәм өстәмә белем бирү укытучылары ярдәм ала.

Ирада Әюпова хәзерге вакытта Казан (рус) яшь тамашачы театры (ТЮЗ) урнашкан Тинчурин театры бинасы турында да берничә сүз әйтте. Әлегә бу бинаның киләчәге килештерү этабында, әмма Казан яшь тамашачы театры реставрациядән соң үз бинасына кайту белән, Тинчурин театрының элеккеге мәйданчыгы «театраль экспериментлар» урынына әйләнергә мөмкин.

Казанда Халыкара Коръән укучылар конкурсы үткәреләчәк көн дә билгеләнде — ул 27 апрельдә булачак.

Мәдәният министрлыгының 2026 елга гомуми стратегиясе турында сөйләгәндә, Әюпова кыскача гына: «Безнең [Россия Президентының] 809нчы номерлы указыбыз («Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт политикасы нигезләрен раслау турында») бар», — дип җавап бирде.

Килсе елда Казанда үткәреләчәк чаралар өч төп юнәлешкә бүленгән: мәдәни, рәсми һәм фәнни. Фәнни юнәлеш кысаларында ислам архитектурасы, каллиграфия һәм археология буенча форумнар узачак. Казанның «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы алуы белән «Алтын мөнбәр» кинофестивале дә, «Нәүрүз» театраль фестивале дә бәйле булачак.

Казанны 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан итү уңаеннан оештырылган чаралар Татарстан Республикасы белән генә чикләнмәячәк. Мисал өчен, бөтен Россия музейлары тәкъдим ителәчәк, ә Петербург мәдәни форумы мәйданчыгында «Ислам Россиясе рухи мәдәнияте» белән бәйле аерым юнәлеш оештырылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *