Путин Миңнехановны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
«Без бу якты бәйрәмне һәрвакыт аерым дулкынлану һәм өмет белән көтәбез, аның җылысын туганнарыбыз һәм якыннарыбыз, иптәшләребез һәм дусларыбыз белән уртаклашырга омтылабыз. Безнең изге хыялларыбыз һәм уй – фикерләребез һичшиксез тормышка ашачагына, ә киләсе ел яхшы якка үзгәрешләр китерәчәгенә чын күңелдән ышанабыз», - диелә котлау телеграммасында.
Дәүләт башлыгы республика лидерына сәламәтлек һәм уңышлар теләде.