Татарстанда янәдән «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы игълан ителде
Татарстанда янәдән «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы кертелде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында 2 гыйнварда Мәскәү вакыты буенча 1:14 сәгатьтә хәбәр иттеләр.
Кичә, 1 гыйнварда, республикада җиде сәгатьтән артык, 8:06 сәгатьтән 15:12 сәгатькә кадәр пилотсыз куркыныч режимы гамәлдә булды. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында һава судноларын кабул итү һәм чыгару вакытлыча туктатылды.