Казанның «Рубин» клубының элеккеге спорт директоры Мөхсин Мөхәмәдиев вафат
Казанның «Рубин» футбол клубының элеккеге спорт директоры һәм Мәскәүнең «Спартак» футболчысы Мөхсин Мөхәмәдиев 60нчы яшендә вафат булган. Бу хакта аның хатыны Мөхирә Мөхәмәдиева хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Спортчы соңгы вакытта берничә тапкыр инсульт кичерде, ә узган елның 15 ноябрендә реанимациягә эләкте. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяләде.
Казан клубы элеккеге спорт директоры вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. «Рубин» футбол клубы Мөхсин Мөслим улының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», - диелгән «Рубин» футбол клубының телеграм-каналында урнаштырылган хәбәрдә.