Әлмәттә 2026 елда беренче булып ир бала туган
Әлмәттә 2026 елның беренче баласы туган. Малай 1 гыйнварда иртәнге 4:15 сәгатьтә дөньяга килгән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итте.
Сабыйның авырлыгы – 3 килограмм 800 грамм, буе – 55 сантиметр. Малай – Шумилиннар гаиләсендә өченче бала.
Бу вакыйга гаилә өчен иң яхшы Яңа ел бүләге булган.
«Гаиләне котлыйбыз һәм балага сәламәтлек һәм бәхет телибез», – дип теләделәр район администрациясендә.