Апаста күмәк чаңгы йөреше узачак
Апаста актив ял сөюче балалар, әти-әниләр, өлкән яшьтәге кешеләр һәм районга кайткан кунаклар өчен саф һавада рәхәтләнеп чаңгыда шуу һәм ял итү мөмкинлеге булдырылачак. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итте.
Бәйрәм көннәрендә 3-11 гыйнварда 14:00-20:00 сәгатьләрдә райондашлар һәм кайткан кунаклар өчен чаңгы базасы эшләячәк. Теләге булган һәркем күмәк чаңгы йөрешенә кушыла алачак.
7 гыйнварда 10:00 сәгатьтә районда Раштуа бәйрәме уңаеннан чаңгы ярышлары узачак, диелә шулай ук хәбәрдә.