Һава торышы начар булганлыктан ТР Дәүләт автоинспекциясе торак пунктлардан чыкмаска куша
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне, һава торышы бик көчле булу сәбәпле, кирәкмәгәндә торак пунктлардан читкә чыкмаска өндәде.
Исегезгә төшерәбез, якшәмбе көнне буран һәм көчле җил булачак, тизлеге секундына 23 метрга җитә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә.