Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Доналд Трамп Николас Мадуроны тоткарлау чарасы турында сөйләде

АКШ президенты Доналд Трамп шимбә иртәсендә матбугат очрашуы уздырды һәм анда Нью-Йорк прокуратурасы тарафыннан наркотиклар әйләнешендә һәм башка җинаятьләрдә гаепләнүче Николас Мадуроны тоткарлау чарасы турында сөйләде.

Президент Трамп сүзләренчә, хәрби чараның максаты — "диктатор Николас Мадуроны җаваплылыкка тарту" булган. Аның әйтүенчә, Мадуро һәм аның хатыны (аңа карата да гаепләүләр белдерелгән) АКШ хәрби корабында, һәм алар Нью-Йоркка китереләчәк, анда киләчәктә мәхкәмә каршына басачаклар.

Трамп ассызыклавынча, күчеш чоры дәвамында АКШ "Венесуэлада калачак". Аның сүзләренчә, АКШ "Венесуэла белән идарә итәчәк". Әмма моның нәрсәне аңлатуы турында президент Трамп төгәл аңлатма бирмәде.

Ул Венесуэланың вице-президенты Делси Родригес АКШ белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде диде. АКШ президенты Америка хәрбиләренең Венесуэла җирендә булу-булмавы турындагы сорауга турыдан-туры җавап бирүдән читләште, әмма "илнең яхшы идарә ителүенә" инаныр өчен барысын да эшләячәген әйтте. Юкса, "без анда яңадан кайтырга әзер", дип кисәтте Трамп.

Дональд Трамп Венесуэланың нефть сәнәгатен торгызу мәсьәләсенә дә кагылды. Аның сүзләренчә, бу эштә американ нефть ширкәтләре актив катнашачак. Президент әйтүенчә, әлеге ширкәтләрнең Венесуэладагы активлары илдәге режим тарафыннан канунсыз рәвештә тартып алынган булган.

Матбугат очрашуында шулай ук Берләшкән штаб башлыклары комитеты рәисе Дэн Кейн чыгыш ясады. Ул Мадуроны кулга алу чарасының берничә ай дәвамында әзерләнүен сөйләде. Аның әйтүенчә, махсус төркем боралаклардан Каракаста Мадуро резиденциясе янында төшкән, ә чараны хәрби очкычлар каплап торган. Боралакларның берсенә ут ачылган, әмма ул "урынына" әйләнеп кайта алган. АКШ ягыннан корбаннар булмаган.

АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио Николас Мадуроны тоткарлау чарасын үткәрүгә нигез итеп аңа каршы Нью-Йорктагы федераль прокуратура тарафыннан белдерелгән гаепләүләрне атады.

Рубио шулай ук Трамп Николас Мадурога үз теләге белән хакимияттән баш тартырга тәкъдим итүен, әмма аның АКШ белән уеннар алып барырга өстенлек бирүен, шул исәптән АКШка наркотиклар агымын арттыруын әйтте. АКШ дәүләт сәркатибе белдерүенчә, әлеге вакыйга башка диктаторлар өчен сабак булырга тиеш.

Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *