Мэриядә казанлыларга 5 гыйнвардагы бәйрәм программасы турында искәрттеләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Казанлыларны бүген, 5 гыйнварда, фигуралы шуу буенча мастер-класслар, ачык һавада фильмнар күрсәтү һәм спектакльләр көтә. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Черек күл» паркында 12:00 сәгатьтә балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класс башланды, ә 13:00 сәгатьтә Татарстан төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында тагын бер дәрес узачак. Профессиональ тренерлар яңа элементларны үзләштерергә һәм бозда шуу техникасын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
14:00 сәгатьтә «Елмай» балалар паркы «Яңа ел циркы» спектаклен кабул итә, ә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннар ишегалдында «Җирдәге соңгы кар бөртеге» спектаклен күрсәтәчәкләр. 15:30 сәгатьтә «Салават күпере» торак комплексында һәм 19:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында Руслан Риманасның урам театры чыгыш ясаячак.
16:00 сәгатьтә «Елмай» балалар паркында ачык һавада фильмнар һәм мультфильмнар («Секретная служба Санта Клауса», «Гринч», «Один дома», «Ледниковый период») күрсәтү башлана. Бер үк вакытта Гавами урыннар ишегалдында «Тылсымлы шәһәрчек чыршысы» тамашасы тәкъдим ителәчәк.
17:00 сәгатьтән «Черек күл» паркындагы шәһәр шугалагында Studio Slow, «Московский рынок», Stand Up Kazan һәм «Камал театры»командаларының музыкаль композицияләре яңгыраячак. 18:00 сәгатьтә Гавами урыннар ишегалдында тәкъдим ителгән «В поисках Кая» спектакле көннең соңгы вакыйгасы булачак.
Афиша һава шартларына карап үзгәрергә дә мөмкин, дип искәрттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә. Бәйрәмнәрнең тулы программасын, шулай ук шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигын мэрия порталындагы «Казанда Яңа ел – 2026» бүлегендә табарга мөмкин.