Путин күп балалы гаиләләр өчен таксида ташламалы тарифлар кертү мәсьәләсен карарга кушты
Россия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләр өчен такси хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән тәкъдимнәр комплексын әзерләргә кушты. Шул хактагы бурыч Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышы йомгаклары буенча расланган йөкләмәләр исемлегендә бар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Документта күп балалы гаиләләр өчен таксида махсус ташламалы тарифлар кертү мәсьәләсен җентекләп карау зарурлыгы аерым билгеләп үтелә.
Йөкләмәне үтәүдә РФ Хөкүмәте, Дәүләт Советының профильле комиссияләре һәм Халык фронты җаваплы итеп билгеләнгән. Гаиләләргә ярдәм итүнең гомуми чараларыннан тыш, аларга инвалид балаларга транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту буенча карарлар әзерләргә кирәк булачак.
Президент мондый тәкъдимнәрнең сәфәрләр бәясен киметүгә генә түгел, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны уңайлы һәм имин йөртү өчен такси автомобильләрен техник яктан тәэмин итүгә дә кагылырга тиешлеген искәртте.