Россиядә 2025 елда балалар товарларына уртача чек 1,5 мең сум тәшкил иткән
Россиядә 2025 елда балалар товарларына уртача чек 1,5 мең сум тәшкил иткән, диелә «СберАналитика» тикшеренүендә. Татарстанга ил буенча барлык чыгымнарның 2,7 проценты туры килгән.
Россиялеләр барыннан да бигрәк балалар киеменә акча сарыф иткән – кибеткә бер сәфәр уртача 2,2 мең сум тәшкил иткән. Уенчыклар арзанрак тора, аларның уртача чегы - 1,3 мең сум. Узган ел белән чагыштырганда суммалар якынча 8 процентка арткан.
Балалар өчен товарларны күбесенчә 35-44 яшьлек кешеләр сатып ала - аларга барлык чыгымнарның яртысы диярлек туры килә. Әйберне, нигездә, хатын-кызлар сатып ала: балалар киеме кибетләрендә - 73, уенчыклар кибетендә – 65 процент. Шул ук вакытта, ир-атлар бер тапкыр кибеткә барганда күбрәк акча сарыф сарыф итә – аларның кием-салымга уртача чегы - 2,4 мең, уенчыкларга 1,5 мең сум тәшкил итә.
Уку елы һәм бәйрәмнәр алдыннан чыгымнар арта, барыннан да бигрәк айлык кереме 30-50 мең һәм 70-100 мең сум тәшкил иткән гаиләләр әйбер сатып ала.