Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Александр Далматов: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре фальшь ясарга ирек бирми

«Журналистика факультетында укыганда, татфакларга бик кызыга идем, чөнки Мөхәммәт Мәһдиев дәресләре турында гел сөйлиләр иде. Мин студент вакытта аның әсәрләрен күп укыдым дия алмыйм, әмма «Кеше китә – җыры кала» әсәрен укыдым. Күңел төшенкелеге булган саен укый идем.

Мине ТНВ каналы җитәкчесенең ул вакыттагы кино төшерү буенча урынбасары Айрат Сибагатуллин чакыргач: «Безгә Мөхәммәт Мәһдиев әсәрен экранлаштыру кирәк», – диде. «Кеше китә – җыры кала» повестен тәкъдим иткәч, ул аны укып чыкты да: «Моны булмый, мөмкин хәл түгел», – диде. Без аның алдыннан гына «Кырык дүртнең май аенда» фильмын төшергән идек, һәм безнең шул чорның реквизитлары һәм костюмнары күп иде. Ул фильмны төшермәгән булсак, монысын төшерә алмас идек. Шуңа шул фильмга рәхмәт!

Тагын бер нәрсә – Мөхәммәт Мәһдиев әсәрендә сюжет юк, сюжет эзлеклелеге юк, дияргә яраталар. Төшерү турында сүз чыккач та, миңа 5-6 язучы шалтыратып, шулай диделәр. Ләкин бит фән докторы булган Мөхәммәт Мәһдиев сюжет кына төзи белгән. Ул махсус шулай кырыктартма композициясе белән эшләгән, буташтырып, укучыны җәлеп иткән. Анда сюжет бар, ул бары тик кырыктартма композициясендә. Аны җыярга гына кирәк. Мин аны фән докторы дип махсус әйттем, чөнки ул кәгазьләрдә фән докторы булмаса да, мин аның диссертациясен укыдым, андагы чыганакларны күрсәң, ул 3 профессорга торырлык. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре – Нобель премиясе бирерлек әсәрләр ул!

Фильмга килгәндә, сценарист Илдар Кыямовка зур рәхмәт! Илтөзәр абый Мөхәммәтгалиевка рәхмәт! Олег Фазылҗановка рәхмәт! Мөхәммәт Мәһдиев геройлары яхшы да түгел, начар да түгел, алар – халыкныкы. «Кеше китә – җыры кала» әсәрендә уңай герой дип әйтерлек кешеләр дә күп түгел, кеше камил генә була алмый, һәрберсенең үз өстенлеге һәм үз кимчелеге бар. Шуңа Олег Фазылҗанов уйнаган Заһрине дә яраталар. Фәридә Сафина да, Халидә Сөнгатуллина да биредә. Артистларга зур рәхмәт! Татар артистлары – бик талантлылар.

Трагик артистыбыз Мохтар Мутин: «Сәнгатьтә үзегезне күрсәтергә тырышмагыз, сәнгатьтә сәнгатьне күрсәтегез», – дигән. Безнең артистларыбыз сәнгатьне күрсәтте. Шунысы да бар: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре фальшь ясарга ирек тә бирми. Иң мөһиме – тамашачы булсын, яратсыннар, карасыннар», – ди ул.

Кичәдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

  • Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу: «Әллә киносын Тукай премиясенә тәкъдим итеп карыйкмы?»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *