Казанның Ленинград урамында йөк машинасына ут капкан
Казанның Ленинград урамындагы 32нче йорт янында Scania йөк машинасының кабинасына ут капкан. Урынга тиз арада килеп җиткән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән, аның мәйданы 4 квадрат метрга якын тәшкил иткән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгында зыян күрүчеләр юк. Янгын транспорт чарасы системалары һәм механизмнары төзек булмау сәбәпле чыккан дип фаразлана.