Чаллыдан махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде
Чаллы шәһәренең Комсомол районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.
Йөк составына озак саклана торган азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары, йокы урыны өчен кирәк-яраклар, киемнәр, медицина эшләнмәләре, маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәре, шулай ук хәрбиләр өчен исемле посылкалар керде.
Гуманитар ярдәмнең гомуми бәясе 1,75 млн сум тәшкил иткән. Йөкнең гомуми авырлыгы – ике тоннага якын.
Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов ярдәм җыюда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
«Үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт. Бу – йөк кенә түгел, бу – бу безнең уртак ярдәм», - диде ул.
Гуманитар ярдәмне волонтерлар Илгиз Сәгыйдуллин һәм Ольга Айдимирова илтеп тапшырачак.
Фото: Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.