Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2026 елга икътисади фараз: инфляция, хезмәт хаклары һәм төп ставка белән нәрсә булачак

Хезмәт хаклары ничек үсәчәк?

2025 ел ахырына хезмәт хакларының реаль үсеше, инфляцияне исәпкә алып, 4,5 процент тәшкил итте. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте. Дәүләт башлыгы бәяләвенчә, арту темплары 2024 елдагы кебек зур түгел, әмма шулай да яхшы. Исегезгә төшерәбез, 2024 елның декабрендә илдә реаль хезмәт хаклары, инфляцияне исәпкә алып, еллык чагылышта 11,3 процентка үсте.

Әгәр 2025 ел турында сөйләсәк, эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимум күрсәткечендә калды - 2,2 процент, дип хәбәр итте Путин. Бу аннан алдагы ел дәрәҗәсендә.

«Татар-информ» сорашкан экспертларның 2026 елда хезмәт хаклары үсешенә карата фаразлары охшаш: хезмәт базары кадрлар кытлыгы аркасында киеренкелектә калачак, ә хезмәт хакларының номиналь үсеше котылгысыз булачак. Әмма реаль керемнәр динамикасын бәяләү шактый аерыла.

«Хезмәт хаклары номиналь яктан үсәчәк. Әмма хезмәт хаклары үсеше темплары бәяләр үсеше темпларыннан югарырак та, түбәнрәк тә булырга мөмкин. Эшләүчеләрнең керемнәре ни дәрәҗәдә үсәчәге яки кимиячәге шуңа бәйле булачак», - дип хәбәр итте икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Игорь Кох.

«Т-инвестиции»ның баш икътисадчысы Софья Донец фикеренчә, хезмәт хаклары үсеше, инфляциягә төзәтмә белән реаль чагылышта, 2-3 процентка кадәр акрынаячак.

«Хезмәт элеккечә Россиядә иң дефицитлы ресурсларның берсе, шуңа күрә эшсезлек түбән булып калачак, хезмәт хаклары үсеше, икътисадның акрынаюына карамастан, озак вакытлы уртача күрсәткечтән югарырак булачак», – ди Донец «Татар-информ»га.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин, киресенчә, хезмәт хакларының реаль үсеше инфляциядән 5-8 процентка артып китәчәк дип фаразлый. Моны ул минималь хезмәт хакының кискен артуы (20 проценттан артыкка - 27 мең сумга кадәр) һәм аерым тармакларда кадрлар кытлыгы белән бәйли.

Икътисад фәннәре кандидаты, аналитик Николай Кульбака хезмәт хаклары үсеше сакланачак, әмма тармаклар һәм компанияләр буенча тигез булмаячак, дип саный.

«Бизнесның эшләре начар бара, шуңа күрә алар хезмәт хакларын бик нык арттыра алмаячак. Уртача алганда, һичшиксез, ниндидер үсеш сизелер, ләкин ул фрагментлы булачак – барлык тармакларда да, барлык предприятиеләрдә дә түгел», – дип белдерде Кульбака.

Фото: © Фото: duma.gov.ru

Инфляция белән нәрсә булачак?

РФ Президенты Владимир Путин 2025 ел нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе вакытында, тулаем алганда, Үзәк Банк тырышлыгы белән инфляцияне акрынайтып була, дип белдерде.

«Инфляцияне 6 процентка кадәр генә булса да киметү максаты куелды, ә чынлыкта ул ел ахырына 6 проценттан азрак – 5,7–5,8 процент булырга мөмкин», – диде ул.

Чагыштыру өчен: Росстат мәгълүматларына караганда, 2024 елда инфляция 9,52 процент тәшкил итте, 2023 елда ул 7,42 процент иде.

2026 елда инфляция күпчелек очракта салым һәм административ факторлар белән билгеләнәчәк. Бизнес өчен салым үзгәрешләре һәм өстәлгән бәягә салым (НДС) ставкасын 20 дән 22 процентка кадәр күтәрү көчле йогынты ясаячак.

«НДС үсеше бәяләрдә ел башында чагылыш табачак, әмма тулаем алганда 2026 елда инфляциягә басым уртача булачак, 2025 ел ахырындагы кебек», – диде «Татар-информ»га «Т-инвестиции»нең баш икътисадчысы Софья Донец.

КФУ профессоры Игорь Кох фикеренчә, елның беренче яртысында инфляция тагын бер сәбәп аркасында артачак: россиялеләр Яңа ел түләүләрен актив рәвештә сарыф итәчәк.

«Мөгаен, беренче айларда инфляция еллык чагылышта 8-9 процентка җитәр. Елның икенче яртысында еллык 4-6 процентка кадәр кимергә мөмкин», - дип саный Кох.

Икътисад фәннәре кандидаты Николай Кульбака 2026 елда россиялеләр ике капма-каршы тенденциянең шаһиты булачак, дип саный.

«Чыгымнар арту аркасында бизнес бәяләрне арттырырга мәҗбүр калачак, ә икътисадның әкренәюе ихтыяҗның кимүенә китерәчәк. Шуңа күрә төрле базарларда вазгыять төрле булачак. Бәяләр үсешенең уртача күрсәткечләре гомумән ниндидер чынбарлыкны чагылдырудан туктарга мөмкин», - дип саный ул.

Төп ставка белән нәрсә булачак?

2025 елда Россиядә төп ставка рекордлы югары дәрәҗәдән - 21 проценттан 16 процентка кадәр кимеде. Төп ставка буенча йомгаклау карары Путинның йомгаклау матбугат конференциясе көненә туры килде.

«Үзәк банк даими басым астында тора, биредә югары төп ставка белән бәйле бәхәсле сораулар күп. <...> Бездә закон буенча Россия банкы мөстәкыйль эшли. Һәм мин ул кабул иткән карарларга тыкшынмаска тырышам. Һәм аларны читтән килгән һәртөрле йогынтыдан һәм басымнан саклап калырга тырышам. Гомумән алганда, Россия банкы эшен башкара гына түгел, ә шактый җаваплы итеп башкара», – диде Президент.

«Татар-информ» экспертлары фикеренчә, Россия Банкы акча-кредит сәясәтен йомшартуны дәвам итәчәк, әмма төп ставканың тизлеге һәм дәрәҗәсе бәхәс предметы булып кала. Балынин фикеренчә, бер утырышта 1-1,5 процент пунктка киметү ихтималы аз, ә Кульбака Үзәк банк карарларының инфляция күрсәткечләренә бәйлелегенә игътибарны юнәлтә.

«Үзәк банк консерватив булып кала, һәм ел башында НДС эффекты фонында ставканы киметү бик сак башкарылачак. Әмма яздан башлап Үзәк Банкның ставканы киметү буенча киңрәк адымнар ясауга кайтуын көтәбез. Ел уртасында төп ставка 14 процент, 2026 ел ахырында 10 процент була ала», - дип саный Донец.

«Без 2026 ел ахырына төп ставканы 11-12,5 процент дәрәҗәсендә күрә алабыз дип уйлыйм», - дип фаразлый Балынин.

«2026 ел ахырына 11-13 процентка кадәр кимүен көтәргә мөмкин», – дип саный Кох.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кертемнәр һәм кредитлар буенча ставкалар белән нәрсә булачак?

2026 елда кертемнәр һәм кредитлар буенча ставкалар төп ставка артыннан кимиячәк. Барлык экспертлар да шундый фикердә, бу юнәлеш буенча фикер каршылыклары юк.

«Шуңа да карамастан, банк кертеме, минем фикеремчә, 2026 елда да акчаларны саклау өчен иң яхшы финанс инструменты булып калачак. Чынлыкта, бу бернинди куркынычы булмаган һәм югары керемле инструмент, чөнки банклардагы акчалар кертемнәрне (исәпләнгән процентларны исәпкә алып, 1,4 млн сумга кадәр) иминиятләштерү агентлыгы тарафыннан иминиятләштерелгән», - диде Балынин.

2026 елның беренче яртысында төп ставканы киметү йогынтысы чикләнгән булачак: банклар һәм заемщиклар сак булачак. Россиялеләр һәм бизнес, мөгаен, елның икенче яртысында кредитларны активрак рәсмиләштерә башлаячак.

«Төп ставканың кимүе кредит һәм депозит ставкаларының акрынлап төшүенә китерәчәк, димәк, җыйган акчаларны инвестиция инструментларына – фонд базарына һәм күчемсез милеккә салуга карата кызыксыну артачак. Әмма бу күбрәк икенче яртыеллыкка туры киләчәк», - дип саный Донец.

«Татар-информ», Динара Прокопьева

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *