Татарстанда салкын һава торышы саклана, явым-төшем күләме кими
Бүген Татарстанда салкын һава торышы саклана. Шул ук вакытта явым-төшем күләме кимиячәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Көндез республиканың кайбер урыннарында гына кар явуы ихтимал (Казанда түгел).
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исәчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре хасил була.
Көндез Татарстанда -5..-10 градуска кадәр салкын булачак (ТР башкаласында – -5..-7 градуска кадәр).