Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Бердәмлек» «Ялкынлы яшьлек» балетмейстеры Гөлназирә ханым турында: Мәдәни мирасны саклый

Самараның «Бердәмлек» газетасында Рәшит Гыйззәтуллинның «Хореограф мәдәни мирасны саклау миссиясен үти» дигән язмасы чыкты. Анда «Ялкынлы яшьлек» балетмейстеры Гөлназирә Огурцова белән әңгәмә урын алган. Аның ансамбльдә эшли башлавына 25 ел булган.

«Самараның «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле концертларына йөрүчеләр артистлар башкарган искиткеч биюләргә сокланмыйча калмыйлардыр. Ә бит бию – ул тирән мәгънәгә ия, хис-тойгыларга, иҗади идеяләргә бай булган композиция. Һәм аның авторы бар. Ул – хореограф. Биючеләр һәрвакыт тамашачының күз алдында булса, биюне куючылар исә гел сәхнә артында калалар.

Бүген без сезне «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә искиткеч биюләр иҗат итүче кешеләрнең берсе – Гөлназирә Огурцова белән таныштырабыз.

Хөрмәтле Гөлназирә Вахитовна, үзегез турында сөйләп үтсәгез иде.

Мин гади татар гаиләсендә туып-үстем. Әнием – «Самара» универмагында, әтием 9 нчы подшипниклар җитештерү заводында эшләделәр.

Әбием белән бабам да безнең белән бергә яшәделәр. Бабам – бик дини кеше, Коръән укый, мәчеткә йөри иде. Самара өлкәсенең беренче мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин белән яхшы таныш иде ул.

Шәһәребезнең 154 санлы мәктәбен тәмамладым. Инде кечкенәдән биюгә мөкиббән мин. Шуңа күрә 6 яшемнән «Самарка» халык биюе ансамбленә йөри башладым. Аннары биюче буларак «Ялкынлы яшьлек» коллективына килеп кердем.

Ә ничек хореограф булып киттегез?

«Самарка» ансамбле мине балачагымнан бию сәнгате дөньясына алып кереп китте һәм инде тора-бара тормышымны моңардан башка күз алдына да китерә алмавымны аңладым. Махсус белем алу ниятеннән Самара дәүләт мәдәният институтына укырга кереп, «Һәвәскәрләр коллективы белән җитәкчелек итү» белгечлеген үзләштердем.

«Ялкынлы яшьлек» эшчәнлегендә башта биюче буларак катнашсам, аннары ансамбльнең җитәкчесе Илгиз әфәнде Колючев миңа балетмейстер вазыйфасын тәкъдим итте. Әлбәттә инде, мин шатланып ризалаштым һәм менә бүгенге көнгә кадәр шушы хезмәтне башкарып киләм.

Әти-әниегез хореограф һөнәрен сайлавыгызны ничек кабул иттеләр?

- Әнием дә биюче минем. Ул 1977 елда «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә биеп йөргән, коллективка «халык» исемен яуларга ярдәм иткән программада катнашкан. Шуңа күрә минем карарымны уңай кабул итте ул. Гомумән, әтием дә, әнием дә мине һәр башлангычымда хуплап, акыллы киңәшләрен биреп, булышып яшәделәр, минем белән һәрчак горурландылар».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *