Кыш бабай Россия буйлап 54 көнлек сәяхәтен төгәлләде
Яңа ел бәйрәмнәренең соңгы көнендә, 11 гыйнварда, Кыш Бабай үзенең Россия буенча бишенче сәяхәтен төгәлләде. Бу хакта «Россия тимер юллары» Telegram-каналында әйтелә.
Сезон 54 көн дәвам итте. Бу вакыт эчендә кышкы тылсымчы поезды 20 мең чакрымнан артык ара үткән һәм илнең 70 зур һәм кечкенә шәһәренә бәйрәм алып килгән.
«Вокзалларда узган бәйрәм чараларында 450 меңгә якын кеше катнашты», - дип сөйләде Россия тимер юллары башлыгы урынбасары Дмитрий Пегов.
Проект 2021 елда старт алды. Шушы вакыт эчендә Кыш Бабай 360 тан артык шәһәрдә булып, 120 мең чакрымнан артык юл үткән. Вокзаллардагы бәйрәм чараларына 2 миллионнан артык кунак килгән.