Муса Бигиевның 150 еллыгына багышлап Казанда экскурсия үткәрелде
Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалы булган Габдулла Тукай музее Ачык университет белән берлектә «Муса Бигиевның Казандагы эзләреннән» дип аталган сәяхәт уздырды. Әлеге сәяхәт дин галиме Муса Бигиевның тууына 150 ел тулуга багышланды. Сәяхәттә катнашучылар галимнең Казан белән бәйле кайбер әһәмиятле урыннарында тукталып, ХХ гасыр башындагы татар дини-интеллектуаль тормышы белән таныштылар.
«Безнең Каюм Насыйри, Хуҗа Бәдигый һәм башка татар зыялы шәхесләре турында экскурсияләребез бар. Муса Бигиевне да Казанда яшәүчеләр белергә тиеш. Алга таба да андый экскурсияләрне уздырырбыз дип уйлыйм», - диде лекциянең алып баручысы, Г. Тукай музееның фәнни хезмәткәре Лена Тябина.
«Нәкъ менә Муса Бигиевка багышланган сәяхәтебез беренче тапкыр һәм эксперименталь рәвештә узды. Сәяхәт җылы атмосферада үтте, фикер алышулар булды. Муса Бигиев мирасына кызыксыну зур булуын күрү безне бик шатландырды һәм мин бу галимгә багышланган чараларны уздыруны дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдем», - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы җаваплы сәркатибе Эльмира Вәлиева.
«Бу экскурсиягә бик теләп килдем, мин, гомумән, Тукай музее үткәргән экскурсияләрдә катнашырга тырышам, актив йөрим, миңа бик ошый. Бу экскурсиядә дә үземә Муса Бигиев турында моңарчы белмәгән яңа мәгълүмат алдым. Мин гарәп телен ныклап өйрәнеп, Мисырга барырга һәм анда Муса Бигиевнең монументын үз күзләрем белән күрергә телим», - диде мәдрәсә укучысы Лилия Галиева.
Экскурсиядән соң катнашучыларны Ислам мәдәнияте музеена Муса Бигиев тормышы һәм мирасына багышланган күргәзмәгә чакырдылар. Анда алар галимнең шәхси әйберләре, архив документлары һәм китаплары белән танышты.
«Хәзерге вакытта кайбер чит ил галимнәре аның кайбер фикерләре ислам догматикасына туры килмәвен, аның кайбер хезмәтләрендә хаталар барлыгын әйтә. Ләкин шуңа да карамастан Муса Бигиев гадәти булмаган, бер феномен булган шәхес. Аның тормышына килгәндә, ул бөтен яктан да уникаль була, чөнки ул заманнар алмашынган чорга туры килә. XIX гасыр ахырында җәдитчелек хәрәкәте барлыкка килә, бу бер феномен, аннары ул февраль һәм октябрь революцияләрен кичергән кеше. Илебездә монархия бетеп социалистик дәүләт булдырыла. Аннары ул чит илләргә чыгып китә, чит илләрдә дә ул тынычлык таба алмый. Менә шушы чорларда ул төрле урыннарда яшәп, үзебезнең халыкка да файда китерә алган», – диде тарихчы Аскар Гатин.
Тарихчы сүзләренчә, аның мирасында булган иң төп әйбер – Коръән басмаларын җентекләп өйрәнүе.
«Муса Бигиев татар дөньясында гына түгел, ислам дөньясында да Коръәннең басма нөсхәләрен өйрәнүне фәнни дәрәҗәгә куйган кеше. Шиһабетдин Мәрҗани беренче булып Коръәннең басма нөсхәсе турында материал язып чыга, Муса Бигиев типографик хаталар таба, Риза Фәхретдин исә Коръәннең басма нөсхәләре турында тулы тарихын язып чыккан кеше. Бу өч татар шәхесе Коръәннең басма нөсхәләрен өйрәнүгә нигез сала һәм хәзерге вакытта бу фән тармагын гарәп галимнәре актив үстерә, алар бөтенесе дә Муса Бигиевның хезмәтләрен куллана», – ди ул.