Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының VI этабы узачак
Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының VI этабы Казанда 15-18 гыйнвар көннәрендә узачак. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Безнең шәһәр быелгы беренче бөтенроссия стартын кабул итәчәк – чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының VI этабын, ул «Тынычлык» чаңгы-биатлон комплексы базасында узачак, – дип сөйләде Гарипов.
Докладчы сүзләренчә, медальләр өчен Россиянең 32 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 230 спортчы көрәшәчәк.