Данил Сираҗетдинов Пермь крае губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Данил Сираҗетдинов Пермь крае губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Дмитрий Махонин узып баручы елда иң югары нәтиҗәләр күрсәткән яшь спортчыларны билгеләп үтте, алар арасында безнең яраткан спортыбыз вәкиле дә бар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Данил, чын күңелдән котлыйбыз, син лаеклы! Эшләвеңне дәвам ит, яңа уңышлар белән Пермь краен һәм Кама буе гер спортын данла», – диелгән хәбәрдә.
Данил Сираҗетдинов Идел дәүләт су транспорты университетының Пермь филиалы курсанты, «Прикамье» спорт мәктәбендә тәрбияләнә, Дмитрий Мошев һәм Олег Ческис җитәкчелегендә шөгыльләнә.