Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сәйдәштә – милләтнең «генетик коды»: Төркиядә татар музыкасын академик дәрәҗәдә өйрәнәләр

Төркиядә әһәмиятле мәдәни-агарту вакыйгасы булды: Анкарадагы Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты докторантурасының төрки музыка консерваториясендә милләттәшебез Әминә Айгистова «Казан татарлары халык җырлары контекстында Салих Сәйдәшевнең вокаль иҗаты» темасына докторлык диссертациясен уңышлы яклады. Аның әйтүенчә, төрек телендә язылган әлеге фәнни хезмәт – Төркиядә Казан татарларының халык музыкасын һәм Салих Сәйдәшев иҗатын академик дәрәҗәдә өйрәнүгә багышланган беренче эш.

Ике еллык хезмәт һәм милли «генетик код»ны эзләү

Диссертация өстендә эшләү ике елдан артык вакытны алган. Автор материаллар туплау, аларны җентекләп өйрәнү һәм төп юнәлешләрне сайлау өчен зур көч куйган.

«Мин утыз елдан артык консерваториядә классик музыка укыттым, ләкин күңелем һәрвакыт туган татар музыкасын да өйрәнүне теләде. Эшкә тирәнрәк кергән саен, халык җыры тамырларының профессиональ композиторлар музыкасына никадәр тирән үтеп керүен аңладым, халык көйләре милләтнең үзенә күрә бер «генетик коды» булып тора», – дип сөйләде «Татар-информ»га галимә.

Галимә моңа кадәр татар классигы Нәҗип Җиһанов иҗатын өйрәнгән булган, аерым алганда, Төркиядә аның «Алтынчәч» операсы турында мәкаләсе дөнья күргән. Әмма татар профессиональ музыкасына нигез салучы, халык композиторы Салих Сәйдәшев иҗаты аңа халык музыкасы белән профессиональ музыка арасындагы бәйләнешне ачыклау өчен иң кулай материал булып тоелган.

Фәнни яңалык: пентатоникага «төсләр» бирү

Әминә Айгистова үз эшендә Төркия музыка белемендә аз өйрәнелгән өлкәгә – пентатоникага зур игътибар биргән. Төркиядә 1930 елларда Төркия Җөмһүриятенең беренче Президенты Мостафа Кемаль Ататөрек кушуы буенча композитор Әхмәт Аднан Сайгун бу юнәлештә эзләнүләр башлаган булса да, тема тирәнтен эшкәртелмәгән килеш калган.

«Мин диссертациямдә бу мәсьәләгә аерым урын бүлеп бирдем. Моны ачыш дип түгел, ә минем шәхси күзаллавым дип санарга мөмкин, пентатониканы тирәнтенрәк өйрәнү дияргә була. Чөнки Сәйдәшев иҗаты бөтен татар җырлары һәм музыкасының моңы белән тыгыз бәйләнгән. Бу, әлбәттә, пентатоникага нигезләнгән халык иҗаты. Мин аны өйрәнүгә ныклап керештем, чөнки Төркиядә мәгълүмат бик аз, пентатоника аз өйрәнелгән. Мин пентатоника әйләнешләренә (обращение) музыкаль төсмер бирдем һәм аларны төрле төсләр белән атадым. Хәтта җәяләр эчендә асылташлар белән ассоциацияләнүен яздым. Сәйдәшев музыкасын өйрәнгәндә, төрле җырларда пентатониканың төрле әйләнешләрдә язылуына игътибар иттем. Шулай итеп, аларга төс исемнәрен бирдем», – дип аңлатты галимә.

Ул Сәйдәшевнең төрле җырлары пентатониканың төрле әйләнешләрендә язылуын ачыклаган һәм аларга конкрет төс исемнәрен биргән.

«Композиторның оныгы Әлфия Сәйдәшева тарихи вакыйгаларны ачыкларга булышты»

Фәнни эшне язу барышында Әминә Айгистова Салих Сәйдәшевнең оныгы, Казан консерваториясе мөгаллиме Әлфия Сәйдәшева белән тыгыз элемтәдә торган.

«Ул миңа тарихи вакыйгаларны ачыкларга булышты һәм Төркия консерваториясенә рәхмәт сүзләре белән видеомөрәҗәгать тә юллады. 2025 елда Сәйдәшевнең тууына 125 ел булды. Шуңа күрә Әлфия Сәйдәшева да бу эшнең эчендә булды. Әлфия ханым өчен Төркиядә Сәйдәшев иҗаты белән кызыксынуларын белү гадәти хәл түгел һәм ул моңа бик шатланды. Шуңа күрә Әлфия Сәйдәшева Төркиядә беренче тапкыр Сәйдәшев иҗатын гына түгел, гомумән, татар музыкасын профессиональ академик дәрәҗәдә өйрәнүләренә бик рәхмәтле», – дип билгеләп үтте ул.

Галимәгә Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев исемендәге музейның фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова ярдәм күрсәткән. «Эш барышында ул һәрвакыт булышып торды», – диде ул.

Яклау вакытында Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин да булган. Ул Гыйльми совет әгъзаларына Татарстан турында мәгълүмат сөйләгән. Шулай ук материаллар туплауда Казан консерваториясе, Салих Сәйдәшев музее һәм аның фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова зур ярдәм күрсәткән.

Әминә Айгистова шулай ук Төркиядә яшәүче милләттәшләребезгә – Гөлтән Ураллы, Якуб Акчура, җырчы Серай Эрдоган һәм Анкарадагы «Россотрудничество» вәкиле, баянчы Даниил Реньзяевка да бу эштә ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәтен җиткерде.

Төркия галимнәре өчен ачыш: Салих Сәйдәшев иҗатын беләләрме?

Диссертацияне яклау төрек галимнәре өчен зур яңалык булган. Күпләр өчен «татар» төшенчәсе моңа кадәр тик Кырым татарлары белән генә тиңләштерелгән булса, бу хезмәт алар өчен Казан татарлары мәдәниятен дә ачкан.

«Докторлык диссертациясен язу һәм аны яклау үзенә күрә бер миссия булды. Кызганыч, Төркиядә Сәйдәшев иҗатын белмиләр. Салих Сәйдәшев иҗатын, татар мәдәниятен танытуга аз булса да өлеш кертә алуыма шатмын. Гыйльми совет реакциясе эш азагында – яклау вакытында булды. Фәнни җитәкчем – доцент Бесте Эсен иде. Ул да Казан композиторлары музыкасы һәм, аерым алганда, татар халык музыкасы белән беренче тапкыр танышты. Шуңа күрә бу темалар аның өчен дә зур ачыш иде. Ул үзе төрек халык иҗаты белән шөгыльләнгәнгә, аңа да бик кызыклы булды.

Ә яклау вакытында жюри әгъзаларының барысы да бик гаҗәпләнде. Алар өчен бу татар мәдәнияте белән танышу гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә ачыш та булды. Шуны да өстисем килә: яклаудан соң докторантура директоры урынбасары май аенда, уку елы ябылу тантанасында әлеге җырларны яңгыратырга тәкъдим итте. Шуңа күрә нәтиҗәләребез бик шәп. Мин эшләгән, аерым алганда, төрек теленә тәрҗемә иткән һәм музыкага җайлаштырган барлык җырлар җыентык рәвешендә басылып чыгар дип өметләнәбез», – дип йомгаклады сүзен Әминә Айгистова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *