Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә гражданнар өчен туры элемтә уза
2026 елның гыйнварында Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән телефон аша туры элемтә форматындагы чаралар сериясе узачак. Республика халкының профильле ведомство вәкилләреннән социаль әһәмияткә ия һәм хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр алу мөмкинлеге бар.
Әйтик, 14 гыйнварда 10:00-12:00 сәгатьләрдә халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә кулланучыларның хокукларын яклау темасына туры элемтә була. Гражданнарның сорауларына Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирә.
16 гыйнварда шул ук вакытта үзмәшгуль салым түләүчеләргә салым чигерүе (бонус) бирү тәртибе буенча консультация оештырыла. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре аңлатма бирәчәк.
19 гыйнварда гражданнар гаражга милек хокукын теркәү мәсьәләләре буенча аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итә ала. Консультацияләрне Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре үткәрә.
21 гыйнвардагы туры элемтә чит илгә чыгуга ризалык бирү тәртибенә багышлана. Сорауларга Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
23 гыйнварда, Россия студентлары көне алдыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында тематик туры элемтә узачак. Чаралар сериясен 26 гыйнвардагы торак-коммуналь мәсьәләләр буенча туры элемтә төгәлли. Консультацияләрне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белгечләре бирәчәк.
Барлык чаралар 10:00-12:00 сәгатьләрдә узачак. Туры элемтәнең бердәм телефоны: 221-80-35.