Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,16 процентка кадәр кимегән
2025 елда Татарстанның хезмәт базары тышкы һәм эчке факторларга бәйле сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Төп тенденцияләрнең берсе структур үзгәртеп кору булды. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Пандемиядән, санкцион басымнан һәм квалификацияле кадрлар агымыннан соң икътисад элеккеге кебек эшсезлекнең югары дәрәҗәсе белән түгел, ә эшче көчләр кытлыгы белән очрашты. Татарстанда халыкның мәшгульлек дәрәҗәсе 62,4 процент тәшкил итә, ә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,16 процент», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Хезмәт базары вакансияләр санының кимүе һәм хезмәт хаклары үсешенең акрынаюы белән характерлана. Шул ук вакытта эзләнү активлыгы узган елдан бирле үсүен дәвам итә. Бу конкуренция дәрәҗәсендә яхшы чагыла: 2024 елда Татарстанда бер вакансиягә 3,2 резюме туры килсә, 2025 елда – 6,2.
Хезмәт базарына цифрлаштыру сизелерлек йогынты ясый. Эш эзләү һәм персонал сайлау хәзер цифрлы платформалар аша бара, шул исәптән «Россиядә эш» ярдәмендә. Бу эш эзләүчеләргә туры килә торган вакансияләрне тизрәк табарга, ә эш бирүчеләргә үзара хезмәттәшлекнең традицион методларын читләтеп, кандидатураларны нәтиҗәле сайларга мөмкинлек бирә.