Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Физика-математика алгарышы» республика проектының уңышы турында сөйләштеләр

Бүген Казанның 12нче номерлы мәктәбендә «Физика-математика алгарышы» проекты кысаларында масштаблы республика семинары узды. Республиканың җиде районыннан, Казаннан һәм Иннополистан 50дән артык педагог, мәктәп директорлары һәм методистлар җыелды. Алар иң яхшы практикалар белән алышты һәм бүгенге көндә балаларны төгәл фәннәр белән мавыктыру чаралары турында сөйләште.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова республикада булдырыла торган экосистеманың мөһимлеген ассызыклады.

«Физика-математика алгарышы» – ул синергия. Грант белән тәэмин ителгән талантлы укытучы, аның кулындагы заманча җиһазлар һәм югары уку йортлары, инновацион компанияләр һәм, иң мөһиме, ата-аналар өчен ачык мәйданчыкка әйләнгән мәктәп арасындагы синергия. Бүген без бу бәйләнешнең гамәлдә ничек эшләвен күрдек. Һәм бу әле юлның башы гына», – диде ул.

Роза Искәндәр кызы билгеләп үткәнчә, проектның төп бурычы – белем бирү генә түгел, ә балаларда кызыксыну уяту. Ул ассызыклаганча, бала физика дәресендә мөстәкыйль рәвештә дулкын озынлыгын үлчәгән, ә математика дәресендә реаль дөньяны модельләштерә торган мәсьәләләр чишкән очракта, формулалар абстракция булып кына калмый, алар киләчәк сөйләшә торган телгә әверелә.

«Физика-математика алгарышы» –ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашыра торган республика проекты. Аның төп максатлары – физика-математика белеменең сыйфатын һәм җәлеп итүчәнлеген арттыру, техник югары уку йортларына мотивацияле абитуриентлар агымын Формалаштыру һәм төгәл фәннәргә басым ясаучы мәктәпләргә ярдәм итү.

Проект кысаларында җиһазлар сатып алу, педагогларга хезмәт хакы түләү һәм белем бирү программаларын үстерү өчен 1 млн сумга кадәр грантлар булдырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *