Хезмәт министрлыгында күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләделәр
2025 елдан Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде. Бу хакта бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.
«Күп балалы гаиләләрдәге алты яшькә кадәрге балаларны элек даруларга бирелә торган субсидия урынына дарулар белән тәэмин итү турында закон кабул ителде. Бу 2025 елда әлеге субсидияне алучы 53,7 мең гаилә өчен җитди ярдәм чарасы булды», - дип сөйләде ул.
Моннан тыш, узган елдан күп балалы гаиләләрдәге балаларга урта һөнәри белем бирү оешмаларында уку бәясенең 30 проценты компенсацияләнә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның аерым карары белән яшь студент гаиләләренә ярдәм итүнең яңа республика чаралары кертелде:
- көндезге бүлектә белем алучы хатын-кызга йөклелек буенча исәпкә куелганда бер тапкыр 100 мең сум түләү;
- 25 яшькә кадәрге аз керемле студент гаиләләрендәге һәм 30 яшькә кадәрге күп балалы гаиләләрдәге яшь ярымга кадәрге балалар өчен беренчел кирәкле әйберләрне түләүсез прокатка бирү пунктлары;
- алты айдан өч яшькә кадәрге баласы булган аз керемле (30 яшькә кадәрге) студент гаиләләре өчен «социаль няня» хезмәте.