«Татнефть» биотөрлелекне саклау өлкәсендә лидер предприятиеләр өчлегенә кергән
«Татнефть» биологик төрлелекне саклау буенча илнең 20 нефть-газ предприятиесе арасында икенче урын яулаган. Рейтингны «Табигать һәм кешеләр» фонды экспертлары компанияләрнең табигать экосистемаларын саклауга керткән өлешен исәпкә алып төзегән.
Нефть-газ һәм тау чыгару секторындагы 60 компаниядән торган киңәйтелгән рейтингта предприятие лидерлар алтылыгына кергән.
Чагыштырма анализ өч төп юнәлеш буенча башкарылган: биотөрлелекне саклау өлкәсендә идарә системасы, җитештерү эшчәнлегенең экосистемаларга йогынтысын бәяләү, шулай ук Россия норматив таләпләренә һәм халыкара стандартларга туры килү.
Предприятиенең рейтингтагы позициясе «Татнефть»нең әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә системалы мөнәсәбәттә булуын күрсәтә. Компания урманнарны торгызу, су биологик ресурсларын тулыландыру һәм махсус сакланучы табигать территорияләренә ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыра.