Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татьяна Буцкая: Ана капиталы программасы ярдәмендә Россиядә 2,5 миллионга кадәр бала туды

Ана капиталы – Россиядә демографияне арттыру өчен иң нәтиҗәле чара. Программа ярдәмендә илдә 2 миллионнан 2,5 миллионга кадәр бала туган. Бу хакта Дәүләт Думасының гаиләне яклау һәм аталар, аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр иткән. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.

Депутат 2036 елга кадәр Россиядә гаилә һәм демографик сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру һәм күп балалылыкка ярдәм итү чаралары планын шәрехләде. Дәүләт алдында ана капиталын куллануның гаиләләр өчен максималь дәрәҗәдә файдалы юнәлешләрен билгеләү бурычы тора, дип билгеләп үтте ул.

Россиядә ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Башта түләү икенче һәм аннан соңгы балалар туганда бирелә иде. 2020 елның 1 гыйнварыннан сертификатны беренче бала тугач та бирә башладылар.

Элегрәк РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков 1 февральдән беренче бала өчен ана капиталы күләме 38 мең сумнан күбрәккә артачак һәм 729 мең сум тәшкил итәчәк, дип белдерде.

Икенче бала туган очракта, моңарчы бер тапкыр сертификат рәсмиләштергән гаиләләр өстәмә рәвештә 234 мең сумнан артык акча алачак. Әгәр гаилә беренче бала туганда ана капиталын алмаган булса, икенче бала тугач ул тулы сумманы – 963 мең сумны акча ала.

Ана капиталын түләү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *