Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәтләре һәм эшкәртелә торган продукция өч тапкыр арткан

Татарстанда эшләүче кооперативлар саны 2020 елдан бирле бер ярым тапкырга арткан һәм 215кә җиткән. Бу берләшмәләрдә 22 меңнән артык фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнаша. Хезмәтләр һәм эшкәртелә торган продукция күләме 18,5 млрд сум тәшкил иткән – бу 2020 ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Кооперативларның 2025 ел нәтиҗәләре буенча кереме 22,5 млрд сум булырга тиеш, дип фаразлана. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.

Җәббаров әйтүенчә, мондый нәтиҗәләргә ирешү системалы дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булган. 2025 елда финанс ярдәменә 504 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчалар ярдәмендә 12 кооператив яңа проектлар башлап җибәргән, ике кооператив җитештерүен киңәйткән, 59 кооператив чыгымнарын каплауга субсидияләр алган, ике кооператив кечкенә сөт парклары кысаларында биш сөт фермасы төзегән.

Арча районы сәнәгать паркында өч кооператив эшкәртү линияләре төзегән. Дүртенчесе грант ярдәме алган һәм 2025 елда цех төзи башлаган. Республикада барлыгы 105 сәнәгать паркы эшли.

Министр шулай ук сөт сату бәяләренә бәйле вазгыятькә тукталды. Бәяләр 2025 елның декабреннән кими башлаган. Моның сәбәбе – Татарстанда һәм гомумән илдә сөт продукциясе запаслары арту, дип аңлатты министр.

Республика предприятиеләре складларында 8,7 мең тоннадан артык продукция, шул исәптән 2 020 тонна ак май, 4 957 тонна сыр һәм 1 158 тонна коры сөт бар. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *