Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Санкт-Петербургта татар-төрек рәссамы Айгөл Окутанның шәхси күргәзмәсе ачыла

29 гыйнвар көнне Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайн университеты Югары технология һәм энергетика мәктәбенең сәнгать күргәзмәсе үзәгендә «Рус рәссамы күзлегеннән - Төркия» дип аталган күргәзмә ачыла. Анда авторның якынча 30 картинасы тәкъдим ителә.

Гомеренең 18 елын Төркиядә үткәргән Айгөл Окутан әлеге күргәзмәдә төрек иленең мәдәни-тарихи төрлелеген күрсәтергә җыена. Шуңа күрә ул шәхси күргәзмәсен «Хәзерге Төркиядән борынгы Месопотамиягә кадәр: тарих һәм мәдәниятләр берләшкән урын» дип атаган.

«Төркия - борынгы цивилизацияләр сакланып калган урын, ул миңа даими илһам чыганагы, иҗатымның төп темасы булып тора. Күргәзмәдә урын алачак әсәрләрнең барлыкка килүендә Төркиянең иң борынгы төбәкләре булган Месопотамия һәм Анатолиянең тарихи урыннарына сәяхәт кылудан алган тәэсирләр зур роль уйнады», - диде ул «Татар-информ» агентлыгының Төркиядәге махсус хәбәрчесенә.

Автор картиналарында рәсем сәнгатенең төрле техникаларыннан файдаланган, бигрәк тә әбру алымына өстенлек биргән (әбру - су өслегендә рәсем ясау, аннары шул сурәтне кәгазьгә яки башка каты өслеккә күчерү техникасы).

«Рус рәссамы күзлегеннән - Төркия» дип исемләнгән күргәзмә Төркиянең Мәскәүдәге илчелеге һәм Россиянең Истанбулдагы консуллыгы булышлыгы белән оештырылган.

Өстәмә мәгълүмат: Рәссам Айгөл Окутан 1977 елда Казанда дөньяга килгән. Пермь шәһәрендә Урал рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура академиясе декоратив һәм гамәли сәнгать факультетын тәмамлаган. 2004-2006 елларда Татарстан Республикасы Милли музее фотолабораториясен җитәкли. 2006 елдан башлап Истанбулда яшәп иҗат итә. Төркиядә халыкара сәнгать күргәзмәләре оештыра һәм аларны җитәкли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *