Казанда 15 миллион сумга 2 сумлык тәңкә саталар
Казанда яшәүче 2003 елда чыгарылган 2 сум номиналлы тәңкәне 15 миллион сумга сата.
Сайтларның берсендә бастырылган тасвирламага караганда, әлеге тәңкә сирәк санала, аның тиражы 15 мең данә тәшкил иткән.
«Базар бәясе 30-40 мең икәнен беләм. Мондый бәядән уөдә торсын. Сатып алучыны көтәм», - диелә тасвирламада.
Сатучы тәңкәнең оригиналь булуын ышандырды, һәм хәтта кирәк булганда, тиешле тикшерү үткәрергә ризалыгын белдерде.