М-4 «Дон» трассасында юл-транспорт һәлакәтендә 20ләп машина бәрелешкән
М-4 «Дон» трассасында Горячий Ключ районында берьюлы берничә юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 20 гә якын автомобиль бәрелешкән. Бу хакта ТАСС Кубань дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән яза.
«М-4 «Дон» автоюлында Джубга бистәсе ягыннан Краснодар ягына таба 8 авария булган, аларда 20 транспорт чарасы механик зыян күргән. Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли, хәрәкәт авыр, бер полоса буенча башкарыла. Урынга край идарәсе дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм юл хуҗалары чыкты», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.