Татарстанның сигез районында «Урам» паркы үрнәгендә экстрим-парклар булдырылачак
«УРАМ» экстрим-паркы үзенең ихтыяҗын күрсәтте. Җиде районда аның аналоглары барлыкка килде, тик кечерәк масштабта гына. Аларның санын 15 кә җиткерү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» ның баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проектында биргән интервьюсында ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
«Быел экстрим-парклар буенча проектны киңәйтә башларга планлаштырабыз. Казандагы Урамнан тыш, Татарстанның тагын җиде районында да кечерәйтелгән күчермәләр бар, аларда инде чаралар уздырылган. Бу күрсәткечне 15кә җиткерергә телибез», - дип белдерде ул.