Лилия Галимова Халыкара азык-төлек сәнәгате күргәзмәсендә Татарстан стендын күрсәтте
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Дубайда Gulfood Халыкара азык-төлек сәнәгате күргәзмәсендә Татарстан стендын күрсәтте.
«Йөрәккә юл ашказаны аша гына булса да, татар моңы да беркемне дә битараф калдырмый!» – дип язган Галимова.
Күргәзмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Видео: https://t.me/galimovatatarstan