Әлки район мәдәният йорты фойесында күргәзмә эшли башлады
Әлки район мәдәният йорты фойесында Балалар иҗаты йорты белгече Роза Арсланованың рәсемнәре урын алган күргәзмә эшли башлады. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.
Роза Рафаил кызы - графит карандаш белән иҗат итү остасы. Ул балаларны да түгәрәкләрдә әнә шул серле сәнгать серләренә төшендерергә тырыша.
Күргәзмәгә куелган рәсемнәрнең күпчелеге хәрби, патриотик темага багышланган. Һәр картина үзенең темасы, зәвыклы эшләнеше белән игътибарны җәлеп итә.
Роза Арсланова күргәзмәсе белән атна дәвамында танышырга була.